Тантаналы бүләкләү булды
Әгерҗе районында бүген Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур тантана уза.
Мәдәният йорты фойесында авыл хезмәтчәннәре һәм ветераннар өчен күргәзмәләр, фотосессияләр оештырыла, сәхнәдә исә шушы минутларда ук “Көмеш телле гармун” гармунчылар ансамбле, “Айкай” Удмуртия ансамбле һәм танылган баянчы Айдар Сәлахов катнашында бәйрәм концерты уза.
Кунакларны район башлыгы Ленар Нургаянов сәламләде һәм котлады.
- Бүген киеренке шартларда без авыл хуҗалыгының һәм эшкәртү сәнәгатенең ил икътисадының мөһим тармакларын күбрәк аңлыйбыз. Сез үз кулларыгыз белән милли байлык тудырасыз, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез. Иртәгәге көнгә ышанычыбыз игенчеләрнең, терлекчеләрнең, механизаторларның, күп кенә башка һөнәр белгечләренең хезмәт нәтиҗәләренә бәйле. Бу тармакта көчле рухлы, хезмәт сөючән һәм намуслы кешеләр эшли, алар туган җирнең йөрәк тибешен тоя. Сезнең һәркайсыгыз үзенең бетмәс-төкәнмәс энергиясе һәм оптимизмы, яхшылыкка һәм гаделлеккә ышаныч, кече ватан хакына иҗат итү таланты белән таң калдыра. Барыгызга да, бигрәк тә ветераннарга, җитештерү алдынгыларына фидакарь һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә! Туган җиргә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт сезгә, - диде ул.
Бәйрәм тантанасыннан фото һәм видеоны сез безнең социаль челтәрләрдә түбәндәге сылтамалар буенча карый аласыз: https://vk.com/agryzskievesti һәм https://t.me/agr_vesti