Әгерҗе тәрбиячеләре республика фестивалендә катнашты

2023 елның 24 ноябре, җомга

Педагоглар үзләренең бай эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, мастер-класс үткәрделәр, сертификатлар алдылар.


23 ноябрь көнне Алабугада “Киләчәк” 39 нчы балалар бакчасы базасында “ПолиlinguaFest” республика фестивалендә Әгерҗенең 1нче балалар бакчасы педагоглары Дәүләтшина Наилә һәм Шавәлиева Елена катнаштылар.

Фестиваль инновацион педагогик идеяләрне эзләү, үстерү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Идел буе халыклары гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыру һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны телләргә өйрәтү максатыннан үткәрелде.

Безнең педагоглар үзләренең бай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мастер-класс үткәрделәр, сертификатлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International