Әгерҗе районы кешесен җиде елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

2023 елның 25 ноябре, шимбә

Синтетик наркотиклар саткан өчен


Әгерҗе районы прокуратурасы 42 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны зур күләмдә наркотик чараларны законсыз сатуда гаепле дип таныды.

Судта ачыкланганча, 2023 елның апрель азагында гаепләнүче законсыз рәвештә массасы 1,31 грамм булган синтетик наркотик чарасын сатып алган, аннары аны үзенең танышына саткан.

Гаепләнүче үз гаебен таныган, аны сак астына алганнар.

Суд 7 ел һәм 6 ай кырыс режимлы төзәтү колониясендә гаепле җәзасын билгеләде. Хөкем карары законлы көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International