Сәүдә гадәттәгечә ике мәйданчыкта алып барылачак
Бу шимбәдә, 2 декабрьдә, Әгерҗедә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Сәүдә гадәттәгечә ике мәйданчыкта: район мәдәният йорты һәм район хакимияте бинасы каршында алып барылачак.
Сатуда яшелчәләр, ит, сөт һәм сөт продуктлары, бал, яңа тотылган балык һәм башка төр авыл хуҗалыгы продукциясе булачак. Сәүдә иртәнге 7дән башланачак.