Әгерҗе районында 2 сыйныф укучыларын бушлай йөзәргә өйрәтәләр

2023 елның 8 декабре, җомга

Һәр күнегүләр белән аларның осталыгы арта.


Район башлыгы Ленар Нургаянов тәкъдиме белән «Олимп» спорт комплексында «Йөзү буенча Всеобуч» яңа проекты старт алды. Аның нигезендә шәһәр мәктәпләренең икенче сыйныф укучыларын бушлай йөзүгә өйрәтәчәкләр.

- Әлеге проект беренче чиратта балаларны савыктыруга юнәлтелгән. Икенчедән, бу суда бәхетсезлек очракларын профилактикалау дигән сүз, - диде беренче дәресләрне ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Ленар Нургаянов, укучыларны, аларның укытучыларын, ата-аналарын сәламләп.

Йөзү белән шөгыльләнү 36 сәгатькә исәпләнгән. Аларга 400 гә якын укучы йөриячәк. Яңа елга кадәр бассейнда 1 нче гимназия һәм 2 нче мәктәп укучылары шөгыльләнә. Аннары аларны 3 нче һәм 4 нче мәктәп малайлары һәм кызлары алыштырачак. Балаларны йөзү серләренә инструктор Сергей Павлычев өйрәтә.

- Мин элек тә бассейнга барган идем. Әлегә йөзә белмим. Бик өйрәнәсем килә, - ди 4 нче мәктәптән Анжелика Петрова.

Әйтергә кирәк, 1нче гимназия укучылары күнегүләргә иртәрәк йөри башлаган. Алар инде курсның 12 дәресе узган. Бу көнне яшь йөзүчеләр мастер-класс күрсәттеләр. 25 метрлы дистанцияне берничә тапкыр уздылар. Аларның һәрберсендә диярлек Залина Юзекаева беренче була.

- Мин йөзәргә бик яратам һәм даими бассейнга йөрим, - диде ул.

- Аларның күбесе суга беренче тапкыр керергә курыккан. Хәзер һәр күнегүләр белән аларның осталыгы арта, - дип билгеләде спорт комплексы директоры Раушания Яппарова. - Әмма шуны да истә тотарга кирәк, курсларда урнаштырылган бу сәгатьләр генә йөзү техникасын тулысынча үзләштерергә мөмкинлек бирмәячәк.

Ата-аналар шулай ук бушлай йөзү курслары оештырганнары өчен шатлыкларын белдерделәр.

- Рәхмәт сезгә, хөрмәтле җитәкчеләр, балаларыбыз турында кайгыртуыгыз өчен. Балалар үзләре дә бик канәгать. Бик теләп йөриләр, - дип, Элина Шикалова белән Наталья Нуретдинова рәхмәт әйттеләр.

Курслар тәмамлангач, укучылар йөзү буенча имтихан тапшырачак. Малайлар һәм кызлар сынатмаслар дип ышанабыз.
Миләүшә ЯГЪФАРОВА
1 нче гимназиянең 2 нче сыйныф укучылары йөзү дәресләренә. / Фото М.Ягъфарова.
Залина Юзекаева инде хәзер үк беренчелекне үз кулында тота. / Фото М.Ягъфарова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International