Ноябрьдә Әгерҗе районында 26 бала туган

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Саннар нәрсә турында сөйли


ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, ноябрьдә Әгерҗе районында 26 бала туган: 15 малай һәм 11 кыз. 

34 кеше вафат булган: 17 ир-ат һәм шулкадәр үк хатын-кызлар. 7 пар өйләнешкән, 10 - аерылышкан.

Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорына районда 18 бала туган, 43 кеше вафат булган. 12 пар никахлашкан, 11 гаилә таркалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International