Әгерҗе районында өстәмә сайлаулар уза

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Депутатлыкка кандидатлар турындагы мәгълүматны Үзәк сайлау комиссиясе сайтында алырга мөмкин


ТРның 2023 елның 10 декабрендә 1 нче бермандатлы сайлау округы буенча Яңа Бизәк авыл җирлеге Советы депутатларын, 6 нчы һәм 7 нче номерлы бермандатлы сайлау округлары буенча Кучук авыл җирлеге, 4 нче округ буенча Кырынды авыл җирлеге депутатларын өстәмә сайлаулар уза.

Депутатлыкка кандидатлар турындагы мәгълүматны ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында "Сайлаулар һәм референдумнар" бүлегендә http://www.cikrf.ru/ сылтамасы буенча алырга мөмкин.  Тавыш бирү вакыты - 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. 

Әгәр сайлаучы сәламәтлеге торышы буенча сайлау участогына тавыш бирү көнендә килә алмаса, ул өйдә тавыш бирә ала. Участок сайлау комиссияләрен торактан читтә тавыш бирү турындагы гаризаларны (язма яисә телдән) 2023 елның 10 декабрендә 14.00 сәгатькә кадәр кабул итәләр.

Участок сайлау комиссияләренең эш вакыты, адреслары һәм телефоннары, сайлаулар турында өстәмә мәгълүматны 2-29-55, 2-15-61 телефоннары буенча алырга мөмкин.

Татарстанда муниципаль берәмлекләр депутатларын өстәмә сайлаулар башланды. Сайлау участоклары иртәнге 7дә эшли башлады, дип хәбәр ителә республика Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында.

"Шәһәр һәм авыл советлары депутатларының 29 мандатына 116 кандидат дәгъва кыла - сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре вәкилләре һәм үз-үзләрен күрсәтү тәртибендә күрсәтелгән кандидатлар", - диелә хәбәрдә.

Тавыш бирү Ютазы, Әгерҗе, Тукай, Аксубай, Менделеевск, Әлмәт, Апас, Лениногорск, Югары Ослан, Чүпрәле, Кукмара, Зеленодольск, Алабуга районнарында, шулай ук Түбән Кама һәм Нурлат районнарында бара. Анда катнашу хокукына республиканың 16 меңнән артык кешесе ия.

Үзәк сайлау комиссиясендә тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәген искәртте.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерүенчә, тавыш бирүне уздырганда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линия телефоны эшләячәк: 8 (843) 292-84-33. Аның буенча белешмә мәгълүмат алырга, шулай ук тавыш бирү участокларында мөмкин булган хокук бозулар турында хәбәр итәргә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International