Сайлау участоклары кичке 8 гә кадәр эшләде
Бүген, 10 декабрьдә, Кырынды, Көчек, Яңа Бизәк авыл җирлекләрендә өстәмә сайлаулар узды. Аларда авыл җирлекләре советлары депутатлары сайланды.
Сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшләде.
Беренчел мәгълүматлар буенча, барлык сайлаучыларның 85 проценты сайлау участокларына килгән һәм үз тавышларын биргән.