Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында хәзерге вакытта гриппка каршы 1 846 466кеше прививка ясаткан, халыкның 46,1%ы.
Хәзер гриппка каршы планлы прививка кампаниясе инде финиш турысында, ул декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Грипптан вакцинация - профилактиканың иң нәтиҗәле ысулы.
Гриппка каршы вакцинация турындагы фактлар:
- бу сәламәтлек өлкәсендә барлык дөнья экспертларының рәсми позициясе;
- вакцина грипп вирусының әлеге эпидемия сезонында иң актуаль төрләреннән яклауны тәэмин итә. Ул махсус шул рәвешле ел саен төрлечә модельләштерелә;
- грипптан вакцина кертү грипп йоктыруны китереп чыгара алмый;
- вакцинация халыкның барлык төркемнәренә алты айлык һәм картлыкка кадәр күрсәтелде;
- грипптан иммунитет 2-4 атна дәвамында формалаша һәм 1 ел дәвамында саклана, шуңа күрә ел саен прививка ясатырга кирәк.
Вакцинация мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче мәктәп укучыларына һәм балаларга; һөнәри белемнең урта һәм югары уку йортларында укучыларга; аерым һөнәрләр: транспорт, коммуналь өлкә, кош-корт һәм дуңгызчылык предприятиеләре, мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә күрсәтелгән. Шулай ук авырлы, хроник авырулары булган пациентларга, 60 яшьлек һәм өлкәнрәк затларга.
Әмма, әлбәттә инде, профилактика чаралары турында онытмаска кирәк:
- кулларны яхшылап юарга;
- авыру билгеләре булган кешеләр белән контакттан качарга;
Торакларны даими җилләтергә;
- сәламәт яшәү рәвешен сакларга;
- кешеләр күпләп җыела торган урыннарга сирәгрәк йөрү.
Прививка көнендә медицина тикшерүе һәм термометрия мәҗбүри. Вакциинацияләнгән кеше вакцина кертелгәннән соң 30 минут эчендә медицина күзәтүе астында булырга тиеш.
Үзен гриппка каршы саклау, прививка ясау мөмкинлеге бар!