Әгерҗе яшьләре 1 миллион сумлык грантларга ия булдылар.

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Грантка йомгак ясалды


ТР муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга муниципаль автоном һәм бюджет учреждениеләренә грантларның республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан үткәрелде.

Конкурс комиссиясе карары буенча Әгерҗе яшьләр үзәге "ПроДобро" проекты белән 480 мең сумлык грантка ия булды. "Ровесник" яшүсмерләр клубы "Йөрәк уяну" эше белән җиңү яулады, отылган грант суммасы 520 000 сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International