Әгерҗедә Кыш Бабай Резиденциясе ачылачак

2023 елның 15 декабре, җомга

Кечкенә халыкны һәм шәһәр кунакларын Яңа ел бәйрәменең иң төп тылсымчысы каршы алачак


Яңа ел алдыннан Әгерҗедә Кыш Бабай Резиденциясе ачылачак. Кечкенә халыкны һәм шәһәр кунакларын Яңа ел бәйрәменең иң төп тылсымчысы каршы алачак.

15 декабрьдә 17.30-20.00 сәгатьләрдә һәм 23-28 декабрьдә 18.30-20.00 сәгатьләрдә Яңа ел фотозонасы фонында истәлекле фотога төшәргә, шигырь сөйләргә, җыр җырларга мөмкин булачак. Резиденциянең һәр кунагы яңа ел кәефе атмосферасына чумачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International