Массакүләм күңел ачу һәм әйлән-бәйлән Әгерҗедә Яңа ел төнендә узачак

2023 елның 15 декабре, җомга

Бәйрәм 20:00 сәгатьтә башлана


Гадәттәгечә 31 декабрьдә Әгерҗедә әйлән-бәйлән һәм массакүләм күңел ачу оештырыла. Бәйрәм 20:00 сәгатьтә башлана. 
 
Әгерҗе районында яшәүчеләрне һәм кунакларны Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында Яңа ел чыршысы янында уеннар, биюләр, иҗат коллективлары чыгышлары көтә. 
 
Яңа ел каникулларында бәйрәм чараларының тәфсилле программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International