Район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде
Салихов Илгиз Хәйдәр улы ТР Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта администрациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илгиз Салихов - Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Саба районы Үзәге поселогында туган. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. 2006 елның ноябреннән 2014 елның декабренә кадәр «Ак Барс-Әгерҗе» агрофирмасы» ҖЧҖ директоры булып эшләде, 2011 елдан 2015 елга кадәр «Нәүрүз» ҖЧҖен җитәкләде. 2015 елдан - «Семиречье агрофирмасы» ҖЧҖ генераль директоры. 2016 елдан башлап Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, 2020 елдан - Алабуга районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, 2022 елдан башлап Әгерҗе районында билгеләнүгә кадәр Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе урынбасары булып торган.