Марат Мөхәммәдиев эш сәфәре белән Әгерҗе шәһәрендә булды

2023 елның 15 декабре, җомга

Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды


Яр Чаллының баш табибы Марат Мөхәммәдиев эш визиты белән Әгерҗедә булды. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә барышында район үзәк хастаханәсенең медицина кадрлары һәм стационары белән комплектлылык темасы күтәрелде, халык белән профилактик эш алып бару, шулай ук хезмәткә яраклы халыкның үлем-китем проблемалары каралды.

Бу инде Марат Фәнис улының районга тәүге сәфәре түгел. Быелның июль аенда район башлыгы Ленар Нургаянов белән берлектә алар Красный бор хастаханәсендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International