Татарстанда яңа төзелешләрдә күчемсез милекне теркәү буенча мөрәҗәгатьләр саны артты

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елда Татарстан Росреестрына өлешләп төзелештә катнашу шартнамәләрен теркәү өчен якынча 22,3 мең гариза керде. Шул ук вакытта электрон рәвештә бирелгән гаризалар өлеше 90% тан артык тәшкил иткән.

Барлыгы 2023 елның 11 аенда ведомство тарафыннан 23,5 мең ДДУ теркәлгән. Чагыштыру өчен: бер ел элек алар якынча 16,8 мең булган, шул рәвешле, үсеш 40% тәшкил иткән.

Ноябрьгә 3,2 мең ДДУ туры килгән. Бу 2022 елның ноябренә караганда ике тапкырга күбрәк: ул вакытта шундый 1,5 мең килешү теркәлгән. Агымдагы елның октябрь ае белән чагыштырсак, әлеге күрсәткеч үзгәрмәгән диярлек.

«Быел Татарстан халкы Росреестрның онлайн-хезмәтләреннән ешрак файдалана башлады.  Безнең ведомствога өлешләп төзелештә катнашу шартнамәләрен теркәү өчен электрон рәвештә 20 меңнән артык гариза керде, бу гомуми санның 90% ын тәшкил итә. Узган ел әлеге күрсәткеч 77% кына иде. Онлайн-сервислар эше нәтиҗәсендә Росреестр дәүләт хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлеген һәм тизлеген яхшырта, - дип шәрехләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, агымдагы елда кредит акчаларыннан файдалануга килешүләр саны кискен арткан: әйтик, быелның 11 аенда 101 мең шундый ипотека теркәлгән, бу 2022 елның 11 аена караганда (64 мең) 60 процентка диярлек күбрәк. Шул ук вакытта кредит оешмалары белән хезмәттәшлек иткәндә электрон рәвештә бирелгән ипотеканың 95% ы нибары бер эш көне дәвамында теркәлгән.

"Дәүләт ярдәме программалары ярдәмендә соңгы өч елда беренчел торакка ихтыяҗ арта, бу статистика мәгълүматлары белән раслана. Хәзерге вакытта елына 8% ставка белән фатир сатып алуга ипотека актив эшли, 6% ка кадәр ставка белән гаилә ипотекасы, бу төзүчедән фатирны отышлырак алырга мөмкинлек бирә. Балалы гаиләләр ана капиталын сатып алу өчен кулланыла. Әгәр мондый программалар алга таба да гамәлдә булса, яңа төзелешләргә ихтыяҗ зур булачак”, - дип саный Татарстан Республикасы буенча риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International