Чарада 20 дән артык команда катнашты
Удмуртия Республикасының армрестлинг буенча беренчелеге 16 декабрьдә Кече Пурга авылында узды. Бу хакта Әгерҗе районы спорт мәктәбе хәбәр итә.
Удмуртия Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан барлыгы 300дән артык төрле яшьтәге һәм үлчәү категориясеннән команда катнашты.
Шәхси зачетта Әгерҗе шәһәренең "Спорт мәктәбе" укучылары түбәндәге призлы урыннарны яуладылар:
Козиев Рөстәм - 55 кг га кадәр (16-18 яшь)
Шагеева Рузилә - 55 кг га кадәр 1 урын (хатын-кызлар)
Хисаметдинов Рөстәм - 55 кг га кадәр 2 урын (16-18 яшь)
Шаехова Ольга - 55 килограммнан 3 урын (16-18 яшь)
Шакиров Булат - 55 кг га кадәр 3 урын (14-15 яшь)
Гыйләҗев Илгиз - 50 кг га кадәр (14-15 яшь)
Әгерҗе муниципаль районы командасы гомуми зачетта 3 урынны яулады.