Ярышлар Ижауда узды
16 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр Ижауда Г.А. Кулакова исемендәге СОЛК да чаңгы ярышлары буенча атказанган спорт мастеры Галина Алексеевна Кулакова призларына Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярышларда Удмуртия һәм Татарстанның 200дән артык спортчысы көч сынашты.
Әгерҗе районы чаңгычылары командасы ярышларда катнашып, 3 нче урынны яулады. Моннан тыш, яшүсмерләр арасында шәхси зачетта 25:22 Клим Митрофанов дүртенче урын алды.