Белешмәләрнең барлыгын мөстәкыйль тикшерергә мөмкин
Әгерҗедә элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларын ачыклау эшләре дәвам итә. Үз телеграм-каналында мәгълүматны матбугат хезмәте бастыра.
Бүгенге көндә 4606 объектның 403 объекты эштә кала. Барлыгы шәһәр буенча 4203 объект эшләнгән, шул исәптән җир кишәрлекләре 1079, капиталь төзелеш объектлары - 2064, күпфатирлы йортлардагы биналар 1050.
Исегезгә төшерәбез, 518-ФЗ номерлы элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау тәртибен билгели торган федераль закон 2021 елның 29 июненнән үз көченә керде.
Ул элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләре турында актуаль һәм дөрес белешмәләр урнаштыруга юнәлдерелгән. Администрациядә бу тема буенча иң актуаль сорауларга җавап бирделәр:
Элек исәпкә алынган күчемсез милек объектына хокукны ничек теркәргә?
Дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына хокук ияләрен ачыклау вәкаләтләре бирелде. Бу эш кысаларында муниципалитетлар үз архивларында белешмәләрне мөстәкыйль анализлыйлар, салым органнарында, Россия Пенсия фондында, эчке эшләр органнарында, гражданлык хәле актларын теркәү органнарында, нотариусларда һ.б. мәгълүмат соратып алалар. Хокук иясе ачыкланган очракта, бу хакта мәгълүматны алга таба БДКМРна кертү өчен Татарстан Росреестрына җибәрәләр.
Хокук иясенә берәр чара күрергә кирәкме?
Хокук ияләре тарафыннан өстәмә гамәлләр таләп ителми. Шул ук вакытта элек исәпкә алынган күчемсез милек объектлары хуҗалары үз хокукларын мөстәкыйль рәвештә теркәргә мөмкин. Моның өчен МФЦга элек исәпкә алынган күчемсез милек объекты турында һәм (яисә) хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында белешмәләр кертү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, аңа хокук билгели торган документны күчемсез милек объектына да кушып.
Ничек белергә, ЕГРНда күчемсез милек объекты турында мәгълүматлар бармы?
Милекчеләр ЕГРНда күчемсез милек объекты турында белешмәләрнең барлыгын мөстәкыйль рәвештә тикшерә ала. Аларга Росреестр порталы ярдәм итә ала. Иң гади вариант - онлайн-запрос ясау. Моның өчен Росреестр сайтында "Күчемсез милек объектлары буенча on-line режимында белешмә" электрон сервисына мөрәҗәгать итү дә җитә.
Тулырак мәгълүматлар алу өчен Росреестр (rosreestr.gov.ru), Бердәм дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталы (www.gosuslugi.ru) яки Федераль кадастр палатасы сайтында (spv.kadastr.ru) ярдәмендә өземтәне заказ бирергә кирәк.