Иң мөһиме - менталитет үзгәрә
“Шәһри Казан” республика газетасында Әгерҗе турында материал чыкты. Бу хакта материал авторы, блогер Рәсим Хаҗиев хәбәр итә.
"Еш кына шулай була, бу ерак район үзәге игътибарсыз кала. Ләкин анда сөйләр нәрсә бар. Соңгы елда гына да бик күп яхшы эшләр башкарылды. Әгерҗе районында муниципаль практика кулланылышка лаеклы, анда инженерлык челтәрләренең 60%ын алыштырганнар. Шәһәрне тәртипкә китерү процессы бара, территорияләрне чистарталар. Ә иң мөһиме - менталитет үзгәрә, кешеләр төрле дәүләт программалары тормышка ашырыла торган нормаль Татарстан район үзәгендә яшәүләрен аңлый ", - дип яза ул телеграм-каналда.