Әгерҗедә янгында зыян күргән ир-ат хастаханәдә ята

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

20 кеше, шул исәптән өч бала эвакуацияләнде


18 декабрьдә Әгерҗедә янгын вакытында зыян күргән 52 яшьлек ир-ат хастаханәдә ята. Аның хәле канәгатьләнерлек.

Искәртеп узабыз, сүндерелмәгән тәмәке Әгерҗедәге күп катлы йорттагы янгын сәбәбе булды. Янгын Максим Горький урамындагы 5 нче йортта була.

Бишенче каттагы фатирларның берсендә диван яна башлады. Янгын бүлекчәләре килгәнче 20 кеше мөстәкыйль эвакуацияләнгән, шул исәптән өч бала.

Янган фатирдан белгечләр ир-атны коткарган. Уртача авырлыктагы яну продуктлары һәм югары сулыш юлларындагы пешүләр белән агуланып, аны Әгерҗе район хастаханәсенә озатканнар.

Янгынның беренчел сәбәбе - тәмәке тарту вакытында саксызлык.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International