Район Советы утырышыннан
Район Советының XXIII утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бертавыштан Илгиз САЛИХОВ сайланды.
Район Советы утырышының көн тәртибенә район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау мәсьәләсе беренче булды.
Илгиз Салихов һәм Рөстәм Латыйпов үз кандидатураларын тәкъдим иттеләр. Беренче булып чыгыш ясаганда, Илгиз Хәйдәрович торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә, җирле үзидарә, авыл хуҗалыгы, яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт һәм башка мөһим юнәлешләрдә халыкның тормыш һәм көнкүреш шартларын яхшырту буенча төп бурычларга тукталды.
- Ышанам ки, куелган бурычларны планлы рәвештә һәм бергәләп хәл иткәндә, без халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырта алачакбыз, - дип ассызыклады Илгиз Хәйдәрович.
- Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфасын үтәү миңа бу өлкәдә шактый тәҗрибә тупларга ярдәм итте, - диде соңыннан чыгыш ясаган Рөстәм Марат улы.
Ул шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның командасы хәл итәчәк төп бурычларны да билгеләп үтте.
Аннары депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесен ачык тавыш бирү юлы белән сайладылар. Бу җаваплы вазыйфа Илгиз Салиховка йөкләнгән.
Ике кандидат да лаеклы. Эш барышында Рөстәм Миңнеханов район үсешенә лаеклы өлеш кертте. Рәхмәт аңа, - диде район башлыгы Ленар Нургаянов.
Ә яңа җитәкчегә ул депутат корпусы, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән бер командада уңышлар теләде.
Утырыш эшендә ТР Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Рөстәм Җамалиев катнашты.
Белешмә
Илгиз Хәйдәр улы Салихов 1971 елда Саба районының Үзбәк бистәсендә туган.
Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.
2006-2015 елларда “Ак Барс-Әгерҗе” агрофирмасы, “Нәүрүз” ширкәте белән Әгерҗе районында җитәкчелек итте.
2015 елдан - «Семиречье» агрофирмасы генераль директоры. 2016 елдан - Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары. 2020 елдан - Алабуга район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.
2022 елдан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе урынбасары булып эшли.
Дания АБЗАЛИЕВА
Илгиз Салихов Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. / Фото район башкарма комитеты тарафыннан бирелгән