Күрсәткеч 6,7 тоннага кимрәк
Район хуҗалыкларында тәүлеклек савым 42 тонна тәшкил итә.
“Нәүрүз” ширкәтендә 30 тонна сөт савыла. Күрсәткеч узган елга караганда 6,7 тоннага кимрәк. “Наҗар” ширкәтендә тәүлеклек савым - 3,8 тонна - узган ел дәрәҗәсендә. Фермер хуҗалыкларында 8,1 тонна сөт савалар.
Район буенча бер сыердан уртача көнлек савым 15,3 килограмм тәшкил итә.