РЭГС башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы аңлатып бирә
"Без шәхси секторда яшибез. Танышлардан безгә яңа елга кадәр район эксплуатацион-газ хезмәте белән газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешү төзергә кирәклеген ишеттем. Аңлатып бирегез әле, зинһар, нинди килешү соң, һәм гомумән, аны бәйрәмнәргә кадәр төзергә өлгерерләрме? "
Район эксплуатация-газ хезмәте башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фәнис ХАТБУЛЛИН сөйли:
- Быелның 1 сентябреннән «Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турында» федераль законның 2 һәм 3 статьяларына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Алар нигезендә, халыкта булган барлык газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү сертификацияләнгән газ бүлү оешмасы гына җитештерергә тиеш. Татарстанда «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ әнә шундый. Моңа кадәр милекчеләр теләсә кайсы сертификацияләнгән оешма белән ике контурлы газ казанына техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзи алган. Хәзер техник хезмәт күрсәтү буенча килешү төзү өчен алар безгә, район эксплуатацион-газ хезмәтенә (РЭГС) якын килергә тиеш. Һичшиксез, гыйнварга кадәр барлык кешегә дә килешү төзергә өлгерү мөмкин түгел, шуңа күрә Яңа елдан соң да килергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон - 23128.
***
Мондый сораулар безгә редакциягә шәхси йортлар хуҗаларыннан гына килми. Моңа кадәр йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү белән күпфатирлы йортларда "СМП-184" идарәче компаниясе шөгыльләнгән. Закондагы югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр нигезендә, безгә идарәче компания директоры Роман АЛЬЧИКОВ хәбәр иткәнчә, предприятие бүгенге көнгә район эксплуатацион-газ хезмәте белән техник хезмәт күрсәтү буенча килешү төзегән инде. Квартал эчендәге газ җиһазларына килгәндә, халык элек тә аны техник хезмәт күрсәтү буенча РЭГС белән килешү төзегән.