Студентларны акчалата премия белән бүләкләделәр
Әгерҗе шәһәрендә "бадминтон" спорт төре буенча Спартакиаданың өченче этабы тәмамланды. Бу хакта Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы хәбәр итә.
Шәхси беренчелектә урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Хуҗиәхмәтов Динар,
2 урын - Галиев Искәндәр,
3 урын - Климов Максим.
Шәхси-команда беренчелегендә студентлар түбәндәге нәтиҗәне күрсәттеләр:
1. Э/22 төркеме
2. 2Э/23 төркеме
3. Т/22 төркеме.
Иртәнге линейкада көллият директоры И.С. Гайнетдинов һәм физик культура укытучысы Р.Р. Ганиев акчалата премия белән бүләкләнделәр.