Шулай ук эфирда педагог-психолог һәм тәрбияләнүчеләр катнашачак
Бүген 11.0 "Радио Әгерҗе"да "Ласка" балалар һәм яшүсмерләр приюты директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина, педагог-психолог Елена Нехорошкова һәм учреждениедә тәрбияләнүчеләр белән очрашу узачак.
Чәй янында кунаклар приют тормышы турында фикер алышачак, ә балалар үзләренең талантларын күрсәтәчәкләр. Онлайн ВКонтакте режимында видеотрансляция алып барылачак.