Әгерҗедә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен яктыртучы журналистлар бүләкләнде

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Конкурс призерларына димпломнар, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды


Бүген ЮХИДИ бүлегендә Әгерҗе районы журналистларын бүләкләделәр. Биредә юл хәрәкәте иминлеге проблемаларын яктырту буенча “Ышаныч һәм иминлек” массакүләм мәгълүмат чараларының район конкурсына йомгак ясадылар. 

Җиңүчеләргә сәламләү сүзе белән Әгерҗедәге ЮХИДИ бүлеге начальнигы Юрий Глезденев һәм Яр Чаллыдагы “БДД”ны профилактикалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шиһабетдинова мөрәҗәгать итте.

ММЧ вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, җитәкчеләр конкурсантларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, журналистларның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшендә Дәүләт автоинспекциясенә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.

- Ел дәвамында тыгыз хезмәттәшлек өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйбыз, - диделәр алар.

Конкурс призерларына димпломнар, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Призер “Имин юллар балаларга” - Гобәйдуллина Динара Данияровна, “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясе


Призер “Юл сагында” - Самсонова Екатерина Федоровна, “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясе


«Юлларны саклагыз.» - Абзалиева Дания Зангировна, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе


Призер “Социаль реклама” - Карамова Миләүшә Искәндәр кызы, “Әгерҗе” радиосы номинациясендә.

Призер “Юл хәрәкәте кагыйдәләре - яшәү кагыйдәләре” номинациясендә - Зигангәрәева Ләйсирә Ренадовна, “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясе


Призер “Имин юллар өчен җәмәгатьчелек” номинациясендә - Ягъфәрова Миләүшә Наил кызы, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе


Призер “ЮИД матбугат үзәге” - Закирова Гөлия Хәмит кызы, “Әгерҗе” радиосы номинациясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International