Хокук бозучыны административ җаваплылыкка тарттылар
Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр иткәнчә, Әгерҗе шәһәрендә исерек хәлдә автомобиль руле артына утырган һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган Шабаев Р.Р. эше буенча суд утырышы узган.
Хокук бозучыны исерек хәлдә булган машина йөртүче транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка җәлеп иткәннәр. Ул 1 елга һәм 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, шулай ук аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф түләргә кирәк.
Әгерҗе районы башкарма комитетының БДД комиссиясе материаллары буенча.