Видеотрансляция ВКонтактеда мөмкин булачак
29 декабрьдә 14:00 сәгатьтә Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Фәрид улы Нургаянов белән туры эфир узачак.
Видеотрансляция районның ВКонтакте платформасында рәсми аккаунтларында онлайн-режимда мөмкин булачак. Бу хакта администрация матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Радио Агрыз»да район җитәкчеләре белән 2023 ел йомгаклары буенча туры эфирлар циклы узды.