"Тоннель" операциясе нәтиҗәләре
«Тоннель» профилактик операциясендә ике экипаж - ЮХИДИ бүлекчәсе һәм полициянең участок уполномоченныйлары бүлекчәсе эшли.
Полиция хезмәткәрләре тупас хокук бозулар кылган машина йөртүчеләрне ачыклаган.
Барлыгы ике сәгать дәвамында 40тан артык транспорт чарасы тикшерелде. Автомобиль белән исерек килеш идарә итүнең бер факты ачыкланды. Удмуртиядә яшәүче хокук бозучы булып чыкты. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф һәм 2 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный.