Хезмәтне көчәйтелгән режимда алып баралар
31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда ЮХИДИ хезмәткәрләре гадәти булмаган профилактик рейдлар үткәрде. Алар район юлларындагы хәлне тикшереп кенә калмадылар. Рейд чаралары барышында инспекторлар, полиция хезмәткәрләре Кыш Бабай белән бергә, юл хәрәкәте катнашучыларын - машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә Яңа ел белән котладылар, ныклы сәламәтлек, имин юллар һәм тыныч каникуллар теләделәр. Үзебезнең инспекторларга, барлык полицейскийлар кебек үк, йомшарырга туры килми: бәйрәм көннәрендә алар көчәйтелгән режимда хезмәт итүләрен дәвам итәчәкләр.