Узып баручы елга йомгак ясыйбыз
Дилүс ГАТАУЛЛИН, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы:
- Узып баручы ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен зур сынаулар белән бәйле булды. Салкынлык минус 12 градуска кадәр, май уртасында өч көн, җәйге айларда коры һәм эссе һава шартлары бөртекле һәм азык культуралары уңышына тискәре йогынты ясады. Агротехник чаралар комплексын дөрес файдалану нәтиҗәсендә генә дә аграрийлар 49 мең тонна ашлык (гектардан 17,2 центнер чамасы), 1082 тонна техник культуралар җыйганнар. Шартларга карамастан, эре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, инвесторлар үзләрен киләсе елга орлыклар, азык белән тәэмин итте.
Авыр булуга карамастан, сөткә бәяләр кимү районда терлекләрнең баш санын киметүгә юл куймады. Киресенчә, эре мөгезле терлекләрнең баш саны 138 башка арткан, шул исәптән сыерлар - 66 баш, атлар - 16 баш, шулай ук сарыклар - 275 башка.
Терлекчелектә елны уңышлы тәмамлыйбыз. Районда һәр сыердан уртача 6 мең килограмм сөт савылган, шул ук вакытта бу күрсәткеч узган ел дәрәҗәсендә.
Быел районның шәхси хуҗалыкларында сигез мини-ферма төзелгән, аларның саны 45 кә җиткән. Кадряковта Андрей Иликпаевның фермер хуҗалыгы 50 сыерга исәпләнгән ферма төзегән. Салагышта Мөхәммәдиеваның фермер хуҗалыгында бозаулар өчен бина төзекләндерелде, сөтчелек юнәлешендә 25 бозау кайтарылды. Күләгәштә Х.Ганиев 200 башка исәпләнгән сыер абзарын ремонтлаган, 30 сыер сатып алган. Исәнбайда О.Бәдрин хуҗалыгында 1500 тонна ашлык склады ремонтланган. Пелемешта фермер М.Ибраева пилорама, ашлык склады төзегән. Ф.Хаҗиев хуҗалыгында Табарлыда өч ашлык склады төзелгән, 54 миллион сумлык техника сатып алынган. «Нәүрүз» ширкәтенә Венгриядән 174 нәселле тана кайтарылган, И.Сәетов хуҗалыгына - Сарсак-Омгада - Европадан 60 нәселле бозау.
Уңышлар белән бергә тагын күп эшләр эшлисе бар әле. Красный бор һәм Девәтернә зоналарында нәтиҗәле файдаланылмый торган сөрү җирләре күп. Безнең алда торган төп бурычларның берсе - инвесторларны җәлеп итү, терлекчелек объектларын төзү һәм, шулай итеп, авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итү.
Авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт. Яңа ел өйләрегезгә иминлек, муллык алып килсен, күңел тыныч булсын!