Рөстәм Латыйпов: Куелган бурычларны үтәдек

2024 елның 2 гыйнвары, сишәмбе

Узып баручы елга йомгак ясыйбыз


Рөстәм ЛАТЫПОВ, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары:


- Узып баручы елда районның инфраструктур үсешендә зур адымнар ясалды. Барлыгы 24 федераль һәм республика программасы гамәлгә ашырылды. 

Мәсәлән, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен ун индивидуаль торак йорт төзелеше тәмамланды. Күп фатирлы 11 йорт капиталь төзекләндерелгән. 

Әгерҗе шәһәрендә Хәтер Стенасын төзеп бетерү район халкы өчен аеруча әһәмиятле булды. Шунысы да игътибарга лаек: аның тантаналы ачылышы Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә туры килде.

Шәһәрдә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча башкарылган зур эшне аерым билгеләп үтәсе килә. Авария хәлендәге җылылык челтәрләренең бер өлеше төзекләндерелде. 

Рәис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Әгерҗе үзәк район хастаханәсе стационарын капиталь төзекләндерүгә һәм шәһәрнең үзәк урамына капиталь ремонт ясауны төгәлләүгә акча бүлеп бирелде.

Авыл халкының яшәү шартлары яхшыра. Мисал өчен, узып баручы елда авыл җирлекләрендә 3 млн сумлык урам яктыртылуы торгызылган. “Заманча мәктәп” федераль проекты буенча Кучук һәм Кичкетаң мәктәпләре ремонтланган һәм җиһазландырылган. Милли проект буенча Иске Эсләк авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Шулай ук Пелемәдә, Кадрәково һәм Күләгәштә авыл ФАПларын ремонтлау эшләре дә башкарылган.

Гомумән алганда, төзүчеләр өчен ел бай булды. Куелган бурычларны үтәдек. Киләсе елда да район үсешенә лаеклы өлеш кертерләр дип ышанам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International