2024 елның 4 гыйнварыннан 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18..-25°, бу нормадан 9-17 градуска түбәнрәк. 4 гыйнварда төнлә һәм көндез температура -18..-23°, ТР көнчыгышында -11..-16°;. 5-6 гыйнварда төнлә һәм иртән -23..-28°, 6 гыйнварда урыны белән -34°гакадәр, көндез -18..-24°. 7-9 гыйнварда, алдан фараз буенча, төнлә -19..-24°, урыны белән аязганда -30°гакадәр, көндез -13..-18°.