РФ саннары аз торак пунктлар өчен тавыш бирүгә нәтиҗә ясады, алар өстенлекле тәртиптә 2024 елда мобиль интернетка тоташтырачак.
Татарстанда «Россия Федерациясенең санлы икътисады» милли проекты максатлары нигезендә «Цифра тигезсезлеген бетерү» авыл торак пунктларында мобиль элемтә һәм интернет белән тәэмин итү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла. Челтәргә керү программасы ярдәмендә 15 меңнән артык татарстанлы файдалана алды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы ТР саннар министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.
2023 елда база станцияләре Татарстанның 30 районындагы 77 торак пунктта урнаштырылды. 2024 елда цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы буенча элемтә республиканың тагын 87 торак пунктында барлыкка киләчәк.
Бу юлы элемтә хезмәтләрен яхшыртуга мохтаҗ торак пунктлар өчен дәүләт хезмәтләре сайтында тавыш бирүдә 27 меңнән артык татарстанлы катнашты.
РФ саннары аз торак пунктлар өчен тавыш бирүгә нәтиҗә ясады, аларны өстенлекле тәртиптә 2024 елда мобиль интернетка тоташтырачаклар. Нәтиҗәләр дәүләт хезмәтләре порталында түбәндәге сылтама буенча бирелә - https://www.gosuslugi.ru/inet.