Кадерле әгерҗелеләр!
Ышанам, Раштуага һәркайсыбыз яхшыга ышана. Бу бәйрәм күңелләребезне җылыта, яхшылыкка, шәфкатьлелеккә, якыннарыбызга чын мәхәббәткә ышанычны ныгыта. Раштуа көннәре шатлык белән тулсын, безне игелекле эшләргә һәм тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга өйрәтсен!
Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм сәламәтлек телим. Раштуа һәр йортка тынычлык, муллык, бәхет һәм шатлык алып килсен!
Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов