«Татарстан Республикасы УГМС» федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән 2024 елның 9 гыйнварында 11 сәгать 48 минутта шторм кисәтүе килде:
«2024 елның 10 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18..-24°, бу нормадан 9-15°гатүбәнрәк. Бу чорда һаваның минималь температуралары нигездә -23..-28°;, 11 гыйнварда урыны белән -33°гакадәр, көндез максималь температуралар күбесенчә -16..-21°» көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, куркынычлар арта:
энергетика һәм ТКХ объектларында (су үткәрү һәм канализация челтәрләрендә, җылылык, электр һәм газ белән тәэмин итү системаларында) һәлакәтләр барлыкка килү;
техноген янгыннар һәм кешеләрнең ис газы белән агулануы.
Шулай ук автомобиль һәм тимер юл транспортында гадәттән тыш хәлләр (вакыйгалар) ихтималы арта, һава шартлары республика территориясендәге аэропортлар һәм тимер юл вокзаллары эшен шактый киметә ала.
Халык арасында туңу һәм өшү очраклары булу ихтималы бар.