Ятим балалар өчен йортлар салу Әгерҗедә дәвам итәчәк

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елда Әгерҗедә 8 718 кв. метр торак файдалануга тапшырылган


2023 елда районда төзелешнең һәм капиталь ремонтның гомуми күләме 1 028 млн. сум булган 24 федераль һәм республика программасы гамәлгә ашырылган. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 168 % тәшкил итте.

Район матбугат хезмәте Әгерҗедә 2023 елга йомгак ясый.

8 718 кв. метр торак тапшырылган, бу планнан 145 % тәшкил итә.

Октябрьская урамы, гомуми торак мәйданы 2192 кв.м булган күпфатирлы инвестицион йортның 2 нче секциясе кертелде.

Хисап елында капиталь ремонт программасы буенча 29 млн. сумнан артык суммага 11 күпфатирлы йорт ремонтланган. 

Шулай ук Әгерҗе шәһәрендә Садыйк Кулышев урамында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен ун индивидуаль торак йорт төзелеше тәмамланды


Билгеләп үтелгәнчә, эш 2024 елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International