Коллективларга һәм башкаручыларга гариза бирергә кирәк
Әгерҗедә “Йолдызлык - 2024” эстрада сәнгате XXIV Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль этабына гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу хакта администрация матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс район Мәдәният йортында 15, 16 һәм 18 гыйнварда узачак.
Фестивальдә аерым коллективлар да, 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге җырчылар да катнаша ала.
Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча уза:
«Вокал-соло»;
«Вокаль ансамбльләр»;
«Хореография»;
«Конферанс»;
"Фестивальдә катнашырга теләк белдергән коллективларга яки башкаручыларга заявканы хәзер үк электрон адреска бирергә кирәк: okagrys@yandex.ru. Белешмәләр өчен телефон: 8(85551)2-31-00", - диелә хәбәрдә.