Премияне ачу тантанасы 20 гыйнварда булачак
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Манзара” спорт-музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов катнашты, дип хәбәр ителә "Әгерҗе районы" телеграм-каналында.
Быел 30 килограммга кадәр авырлыкта яшь көрәшчеләр һәм Әгерҗе районының иң яхшы спортчылары чыгыш ясаячак.
20 гыйнварда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында күренекле Татарстан артистлары чыгыш ясаячак. Ә «Манзара» спорт премиясе чемпионы исеме өчен сабантуй батырлары, профессиональ спортчылар, көрәш буенча бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр һәм Россиянең һәм Татарстанның башка көрәшчеләре көрәшәчәк.
Премияне ачу тантанасы 14:00 сәгатьтә булачак.
>>> Видеоны карарга