Олимпиадаларга йомгак ясалды
Әгерҗе районы укучылары чираттагы тапкыр мари һәм удмурт телләре буенча республика олимпиадасында үзләрен таныттылар.
Бима мәктәбеннән Ирина Михайлова һәм Злата Михайлова җиңүчеләр арасына керделәр. Кучук мәктәбеннән Карина Изибаева һәм Жустина Малкова, Сарсак-Омга лицееннан Карина Байкова призерлар булдылар.
Укучылар олимпиадасына Эмма Ильина, Елена Михайлова, Жанна Исанаева һәм Елена Гаврилова әзерләнде.