«Татарстан - казанышлар республикасы» махсус тамашасы Әгерҗе районына киләчәк

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Автобус марафоны маршруты зоналарга бүленгән


«Татарстан - казанышлар республикасы» автобус марафоны бүген - 15 гыйнварда башлана. Республиканың һәм Россиянең торак урыннары турындагы махсус тур Татарстанның барлык муниципалитетларын да үз эченә алачак.

Бүген беренче марафон Лаеш районында узачак. Монда «Татарстан - казанышлар республикасы» дигән панель дискуссия була.

Автобус 1 мартка кадәр барачак һәм республиканың 29 районында булачак. Марафон барышында спикерлар халыкка район, республика, илнең казанышлары турында сөйләячәк.

Марафон вакытында танылган сәясәтчеләр һәм тармак министрлары, район хакимияте вәкилләре белән бергә панель дискуссияләрдә катнашачаклар. Чараларда шулай ук район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары катнашачак.

Автобус марафоны маршруты зоналарга бүленгән: Казан (Лаеш, Кукмара, Арча, Биектау, Питрәч), Кама аръягы (Нурлат, Аксубай, Болгар, Алексеевск, Чистай), Идел аръягы (Иске Чүпрәле, Буа, Апас, Тәтеш, Яшел Үзән), Көньяк-Көнчыгыш (Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай), Түбән Кама (Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш) һәм Яр Чаллы (Минзәлә, Җәлил, Чаллы, Менделеевск, Әгерҗе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International