«Созвездие - Йолдызлык - 2024» конкурсының район этабы башланды

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Коллективлар һәм башкаручылар үзләренең осталыкларын күрсәтәләр


Әгерҗе шәһәрендә эстрада сәнгатенең «Созвездие - Йолдызлык - 2024» XXIV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль этабы старт алды. Конкурс район Мәдәният йортында 15, 16 һәм 18 гыйнварда узачак.

Фестивальдә аерым коллективлар да, 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге җырчылар да катнаша ала.

Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча уза:


«Вокал-соло»;

«Вокаль ансамбльләр»;

«Хореография»;

«Конферанс».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International