Район җитәкчелеге алдынгыларга рәхмәт белдерде
Бүген хакимиятнең актлар залында "Эшлекле сишәмбе" киңәшмәсе узды. Киңәшмә барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Хәйдәр улы Салихов катнашында тантаналы бүләкләү булды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
2023 ел йомгаклары буенча мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә һөнәри казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән Терсинск урта гомуми белем бирү мәктәбенең балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү һәм тәрбияләү буенча директор киңәшчесе СУЛЕЙМАНОВА Гөлнара Венеровна бүләкләнде
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Әгерҗе районы Казначылык департаментының Территориаль бүлекчәсе җитәкчесе ФАЙЗУЛЛИНА Альбина Ринатовна һәм “Жилсервис-Әгерҗе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры ШӘМШУРИН Валерий Николаевич бүләкләнде.
Рахмаева Мөнир Минзахидовнаны туган көне белән котладылар - Әгерҗе районы "Почта России" ФДУПнең Алабуга районара почтамты почтамтының "Татарстан Почтасы" ФДУП ф-л почтамтының эшкәртү һәм ташу цехы башлыгы.
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)