Агымдагы елның 19 гыйнварында 9 сәгатьтә Совет һәм Башкарма комитетның утырышлар залында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының XXV утырышы була.
Утырышның көн тәртибе:
2023 елда Әгерҗе районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгаклары турында
2023 елда Әгерҗе муниципаль районының җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы участок сайлау комиссияләренең составларын өстәмә рәвештә резервка кертү өчен кандидатуралар турында
Сессиягә район Советы депутатлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.