Һава торышы үз кагыйдәләрен куша
Район башлыгы Ленар Нургаянов аномаль кар циклоны белән бәйле рәвештә халыкка мөрәҗәгать итте. Постны ул үзенең телеграм-каналында бастырды:
"Синоптиклар Татарстанга айлык кар нормасы ишеләчәк, дип кисәтә. Көзге һәм көчле явым-төшемнәр ял көннәренә туры киләчәк. Якынча узган ике көндә булган кебек кабатланачак.
Дуслар! Аномаль кар циклоны чорында сезнең турында кайгырту белән игътибарлы булырга чакырам:
шәһәр коммуналь хезмәтләре югары әзерлек режимында эшләүләрен дәвам итә
шәһәр администрациясе җитәкчелеге киләсе ялларда дежур графикта эшләячәк
җаваплы затларны, учреждение, оешма һәм ИП җитәкчеләрен беркетелгән территорияләрне кардан чистартуны контрольдә тотуыгызны сорыйм
Көчле буранга һич югында торак пунктлардан читкә чыкмагыз. Без сезнең барлык мөрәҗәгатьләрегезне дә күрәбез, борчылуыгызны аңлыйбыз. Кирәкле чаралар күреләчәк, үзегезне саклагыз!
Штаттан тыш хәлләр булган очракта 2-41-41, 112 телефоннарына шалтыратыгыз”, - диде Ленар Фәридович.