ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды
Район башлыгы Ленар Нургаянов республика җитәкчелегенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Постны Ленар Фәридович үзенең телеграм-каналында бастырды.
"Бүген ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.
Бер ел эчендә бик зур эш эшләнде. «Татэнерго» АҖ генераль директоры Раузил Мәгъсүмҗан улы Хаҗиев үз нотыгында Әгерҗе җылылык белән тәэмин итү проблемаларын ничек кыскарту турында сөйләде. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең икенче этабы быел ягу сезоны тәмамлангач ук башлана. Әзерлек инде бара.
Әгерҗе районында яшәүчеләр һәм шәхсән үз исемемнән Рәис Нургали улы Миңнехановка, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Мансур улы Айзатуллинга, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Мәгъсүм улы Хаҗиевка мәсьәләләрне хәл итүдә игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Республика җитәкчелегенә яңа кар чистарту техникасы өчен аерым рәхмәт сүзләре!" - дип хәбәр итте ул.
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)