Якын арада посылкалар СВО зонасына җибәреләчәк
Кадыбаш мәктәбе коллективы “Без бергә” акциясендә катнашты һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыйды.
Укучыларның гаиләләре һәм мәктәп коллективы азык-төлек, гигиена, кием-салым һәм беренче кирәк-яраклар җыйдылар. Шулай ук укучылар солдатлар өчен хат-ярдәм яздылар. Якын арада барысы да СВО зонасына җибәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Әгерҗедә яшьләр өчен йөк җыю «Авангард» яшьләр үзәгендә эш көннәрендә 9 дан 18 сәгатькә кадәр һәм ял көннәрендә 10 нан 17 сәгатькә кадәр бара.