«Әгерҗе шәһәре» МБ Советының 33 утырышы булды
Җитәкче вазифаларын үтәү “Әгерҗе шәһәре” башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Шәриповка йөкләнгән.
Узган атнада “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советының 33 утырышы барышында “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә каралды.
Шәһәр Советы депутатлары ачык тавыш бирү белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязовның үз теләге белән вәкаләтләрен туктату турындагы гаризаны канәгатьләндерде.
Рафаэль Эрнстович район җитәкчелегенә, аерым алганда, район башлыгы Ленар Нургаяновка куелган бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук шәһәр башкарма комитеты коллективына ярдәмчеллеге һәм эшкә сәләтлелеге өчен рәхмәт белдерде.