Бу юлы эшкә яңа кешеләр дә теләп кушылды.
"Ласка" социаль приютының "Ласка-стиль" балалар ательесында эш кайный. Монда тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр көче белән 100 данә күләмендә чираттагы балаклав партиясе әзерләнгән. Алар барысы да сугышчыларга СВО зонасына җибәреләчәк.
- Бу юлы эшкә яңа кешеләр дә теләп кушылып китүе сөендерә. Балаклава флиссыннан җыю - җиңел эш түгел, җөйләрне эшкәртү һәм сыйфатка тикшерү - менә яшь осталарның төп бурычлары. Балалар мондый гади эшне уңышлы башкарып чыгалар, - ди приют директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина.