Субботниклар 24, 25, 26 гыйнварда узачак
Район башлыгы Ленар Нургаянов кушуы буенча Әгерҗе шәһәрендә өч көнлек өмә узачак, бу хакта район хакимияте хәбәр итә. Субботниклар 24, 25, 26 гыйнварда узачак.
"Барлык хезмәт коллективларын, оешмаларын, учреждениеләрен, предприятиеләрен, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын, бизнес-бергәлек, ТИҮләр, күпфатирлы йортлар, шәхси секторны якындагы өч көндә - 24, 25, 26 гыйнварда моңарчы күрелмәгән кар яву нәтиҗәләрен бетерүгә каршы көрәшкә чакырабыз", - диелә хәбәрдә.
Бүген "Яшьлек" паркында беренче "кар десанты" узды. Биредә администрация хезмәткәрләре территорияне кар көртләреннән чистарттылар.